Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
22.05.2019

Россия территориясендә Исламны кабул итү көне билгеләп үтелде

Россия территориясендә Ислам кабул ителү көне билгеләп үтелде.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Баулыда мәчет ачылышында Россия мөселманнары өчен кичәге датаның әһәмиятле икәнен билгеләп үтте.

Мөфти 21 май — татар халкы тарихындагы истәлекле көннәрнең берсе, дип искәртте — бу көнне 922 елда, Россиядә православие рәсми кабул ителүгә 66 ел кала алдан, Идел буе Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителә.

Тарихчылар исәпләп чыгарганча, 922 елның 21 маенда Идел буе территориясендә урнашкан Идел буе Болгариясенә ислам иле статусын ныгыту өчен гарәп илчелеге килгән. Шулай итеп, Идел буе Болгары хәзерге Россия территориясендә ислам динен рәсми кабул иткән беренче дәүләт булды.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс