Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
16.05.2019

Татарстанда утлы корал кулланып үтерүдә шикләнелүче ирне тоткарлаганнар

Татарстан Республикасында федераль эзләнүдә шикләнелүчене тоткарлаганнар. Ул 2018 елның декабрендә Казан шәһәренең Островский урамында утлы корал куллана. Нәтиҗәдә кеше һәлак була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итте.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьченең Казанда яшәвен ачыклаган. Тентү вакытында пистолет һәм наркотиклар табылган. Алар экспертиза үткәрү өчен Татарстан Републикасы буенча Эчке эшләр министрлыгына җибәрелгән.

Хәзерге вакытта җинаятьче Тикшерү комитеты хезмәткәрләренең кулында.

Исегезгә төшерәбез: 2018 елның 25 декабрендә кич белән Казан шәһәре буенча Эчке эшләр идарәсе кизү частенә Островский урамындагы низаг турында хәбәр итерлде. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре низагның өч ир-ат арасында булуын ачыклаган, аларның берсе берничә тапкыр башка ир-атка аткаг. Ату нәтиҗәсендә ир-атларның берсе яралана һәм хастаханәдә үлә. Тикшерү органнары РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе буенча «Үтерү» буенча җинаять эше кузгаткан.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин