Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
04.05.2017

Татарстанда язгы чәчү 237,2 мең гектар мәйданда башкарылган

2017 елның 3 маена тулаем республика буенча сабан культуралары 237,2 мең га мәйданда чәчелгән, бу планлаштырылган мәйданнан 13% тәшкил итә, дип хәбәр итә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте.

Иң күп мәйдан Зәй муниципаль районында (26,5 мең га, яисә планнан 57%) чәчелгән, аннан кала Сарман районында (22,7 мең га, 44%), Буа районында (12,1 мең га, 20%), Актаныш районында (11,7 мең. га, 21%), Тәтеш районында (11,4 мең га, 26%) һәм Мамадыш районында (11,1 мең га, 20%).

Бөртекле сабан культуралары тулаем республика буенча 178,3 мең га, ягъни планнан 17% мәйданда чәчелгән. Шул исәптән сабан бодае — 18,8 мең га (5%)мәйданда, арпа — 124,4 мең га (33%), солы — 19,3 мең га (31%), борчак — 10,7 мең га (16%), бөртек кукурузы — 2,1 мең га (2%) мәйданда.

Шикәр чөгендере 22,5 мең га, ягъни планнан 30% мәйданда чәчелгән, рапс — 1,8 мең га (2%), май орлыгы өчен көнбагыш — 13,4 мең га (9%) мәйданда.

(Татар-информ)


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Елки Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин Минимисс