Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
14.05.2019

«Water-Film» су кинотеатры Кабан күле яр буенда 12 июньдә ачылачак

Казанда «Water-Film» су кинотеатры эшли башлаячак. Беренче фильмны 12 июньдә күрсәтәчәкләр. Җәй дәвамында биредә Татарстан һәм Россия кинематографистларының «Татаркино» фондыннан документаль кыска метражлы фильмнар тәкъдим ителәчәк.
Кинотеатрны ачу 21: 00 сәгатькә планлаштырылган. Түбән Кабан күле яр буенда экран куелачак.
Проектның гадәти булмаган форматы Иске Татар бистәсе территориясендә туристларны һәм шәһәр халкын җәлеп итүгә, шулай ук Татарстан кинематографистларының картиналарын популярлаштыруга юнәлдерелгән.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин