Бүген: -- ------ 20-- --:--
О компании Телеканал "ТНВ-Татарстан" Телеканал "ТНВ-Планета" Видеоархив Новости Реклама #АЙДАНАТНВ2019
Хәбәрләр тасмасы
09.07.2019

Җырчы Лэйна клипына пародия ясаучылар арта

Җырчы Лэйнаның Татарстан турында клип чыкканнан соң, аңа бик күп пародияләр барлыкка килде.

Әйтик, Чаллыда яшәүче Айдар Гыйлметдиновның «Малай на белом барсе» пародия клипы «ВКонтакте"да 36 меңнән артык кеше караган.

Гомумсанда интернетта җырга 10 нан артык пародия табып була. Беренчеләрдән булып пародияне Яр Чаллыда иҗат итүче блогер Рәмис Гыйлметдинов (Дневник Татарина) төшерде. Ул клип астына оригиналь комментарий да калдырган.

«Әгәр дә клип төшерергә акча юк икән — мине чакырыгыз. Әлеге клипны төшерергә миңа 1 стакан кайнар чәй кирәк иде», — дигән ул.

Шулай ук клипка пародияне Россиякүләм танылган блогер Булат Браво төшерде. Ул «Девчонка в белом платье» дип атала һәм авылдан килгән егетнең Казан кызы белән танышуын сурәтли.


www.tnv.ru - настройся на лучшее! Присоединяйтесь!
Заказ воды высшей категории Сестрица Программа Мин