Онлайн трансляция

Свернуть

“Хайп”лы клип төшергән Лэйна: “Киләчәктә рус һәм татар телен кушып җырламыйм” (ВИДЕО)

“Хайп”лы клип төшергән Лэйна: “Киләчәктә рус һәм татар телен кушып җырламыйм” (ВИДЕО)

https://tnv.ru

18 Июль 2019, 17:03

307

0

Танылып килүче татар җырчысы Лэйна моннан берничә көн элек «хайповый» клип чыгарды. Тамашачылар аны төрлечә кабул итте.

Кемдер җырның оригинальлеген мактый, ә кемдер татар телен рус теле белән кушып җырлаганны хурлый.

ТНВ сайт редакциясе Лэйна белән очрашып, җырчының бу хакта ни уйлавын сораштырды.

«Мин укыган комментарийлар әйбәт иде. Татарча аңлаган кеше русча аңлый, ә рус телендә сөйләшкән кешеләр:"Рәхмәт, русча да сүзләр бар, мин дә аңлыйм» дип яздылар. Мин башка ике телле җырларны җырлармын дип уйламыйм. Бу эксперимент иде. Минем теләгем, я татарча, я русча гына җырлар башкару", — диде ул.

ТНВның җырчы белән тулы интервьюсын tnv.ru укый һәм YouTube карый аласыз.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров