Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады

"Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады

https://tnv.ru

30 Июль 2019, 15:57

304

0

Матч 1:0 исәбе белән тәмамланды.

"Рубин" үз стадионында беренче уенны җиңү белән тәмамлады
Бүген Казанның «Рубин» командасы үз кырында Грозный шәһәренең «Ахмат» командасы белән көч сынашты. Матч 1:0 исәбе белән тәмамланды.
Әйтергә кирәк, бу Казандагы беренче уен. Очрашу Казанның «Үзәк стадион"ында узды.

Матч бер минутлык тынлык белән башланды. Исегезгә төшерәбез, 23 июль көнне Хабаровск өлкәсендә янгын аркасында балалар хәлак була.
Беренче таймда туплар кертелмәде. Беренче 25 минутта Зурико Давиташвили чыгышларын һәм капкага бәрүен билгеләп үтәргә кирәк.
Исәпне 74 минутта «Рубин» өчен беренче уенда Видар Кьяртанссон ачып җибәрде. Казанлылар прессингка чыгып, команда уенын күрсәтте. Видар уенны запаста башлады.

Хәзер «Рубин"ның турнирда 7 очкосы бар. Әйтергә кирәк, «Рубин» үзенең 2010 елгы рекордын яңартты.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров