Онлайн трансляция

Свернуть

Элмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели

Элмир Нәбиуллин карьерасын "Рубин"да тәмамларга тели

https://tnv.ru

01 Август 2019, 10:31

340

0

Нәбиуллин «Рубин» өчен 5 ел чыгыш ясады

youtube.com
Зур спортта адымнарын “Рубин”да башлаган футболчы Элмир Набиуллин карьерасын Казанда тәмамларга тели.
«Карьерамны Казанның “Рубин”ында тәмамларга теләр идем. Алар артыннан гел күзәтәм, борчылам», - дип хәбәр итә «Сочи» ФК рәсми твиттерына 24 яшьлек Нәбиуллин. «Рубин» ның рәсми твиттеры инглиз телендә «Hello, son» дигән язулы «гифка» белән җавап бирде (Сәлам, улым).

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Нәбиуллин «Рубин» өчен 5 ел чыгыш ясады һәм УЕФА версиясе буенча Ауропаның иң перспективалы уенчылары исемлегенә керде. 2018/2019 сезонында футболчы Санкт-Питербургның “Зенит” клубына күчте. Анда төп составта кала алмады һәм «Сочи» футбол клубы 4,5 млн еврога трансфер ясады.

фото: youtube.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров