Онлайн трансляция

Свернуть

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә

https://tnv.ru

08 Август 2019, 17:18

346

0

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Игътибар итегез: 8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый.

Игътибар! Намаз вакытлары үзгәрә
Мөхтәрәм дин кардәшләр! Игътибар итегез: 8 августта ястү һәм аннан иртәнге намазлар Татарстан Республикасында агымдагы елның 5 маена кадәр гамәлдә булган вакытларда укыла башлый. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте хәбәр итә.

Искәртеп узыйк: май ае башыннан алып (Казан өчен 5 майдан башлап) 8 августка кадәр, безнең төбәкнең географик үзенчәлекләрен истә тотып, шәфәкъ аклыгы иртәнге таң аклыгы белән кушыла – төн дәвамында офыкта аклык югалмый һәм шул сәбәпле ястү намазының вакыты керми, ә иртәнге намазның вакытын күз белән күреп (визуаль рәвештә) билгеләп булмый. Моны истә тотып һәм ислам галимнәре фикерләренә таянып, намаз вакытларын сәгать ярдәмендә билгеләү турында карар кабул ителгән иде, ястү намазы – кояш баеп сәгать ярым узганнан соң, ә “Сәхәр” вакыты һәм иртәнге намазның башы кояш чыгарга ике сәгать кала куелган иде. Шул рәвешле, 8 августта ястү намазы вакыты соңрак (календарьдә Казан өчен бу вакыт 22:06 дип билгеләнгән), ә 9 августта иртәнге намаз вакыты иртәрәк керә (календарьдә Казан өчен бу вакыт 00:14 дип билгеләнгән).

Югарыда язылганнарны истә тотып, ястү һәм иртәнге намаз вакытларындагы үзгәрешкә игътибар юнәлтүегезне сорыйбыз.

Фото: dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров