Онлайн трансляция

Свернуть

Болгарда көчәнеш астында эшләр башкару тәҗрибәсен өйрәнү буенча халыкара симпозиум узды

Болгарда көчәнеш астында эшләр башкару тәҗрибәсен өйрәнү буенча халыкара симпозиум узды

https://tnv.ru

15 Август 2019, 16:36

274

0

Август башында Болгар шәһәрендә көчәнеш астында эшләү тәҗрибәсен өйрәнү буенча Россиядә беренче Халыкара симпозиум узды.

Болгарда көчәнеш астында эшләр башкару тәҗрибәсен өйрәнү буенча халыкара симпозиум узды
Август башында Болгар шәһәрендә көчәнеш астында эшләү тәҗрибәсен өйрәнү буенча Россиядә беренче Халыкара симпозиум узды. Чарада профильле министрлыклар һәм идарә тармаклары вәкилләре, шулай ук бөтен дөньядан: АКШ, Кытай, Австралия, Финляндия, Казахстан электр челтәрләре компанияләре белгечләре килгән иде. Бүген Татарстан көчәнеш астында эшләрне гамәлгә кертү технологиясендә лидер булып тора..

“Сетевая компания” 10 ел системалы эшләү дәверендә бу юнәлештә гаять зур уңышларга иреште. Моны махсус оештырылган күргәзмәдә дә күрергә мөмкин булды. Форумда катнашучылар игътибарына махсус техника, махсус кием һәм көчәнеш астында эшләр башкару өчен башка җайланмалар тәкъдим ителде.

Симпозиум кунаклары үз күзләре белән көчәнеш астында эшләү куркынычсызрак, уңайлырак һәм кулланучы өчен ышанычлырак, отышлырак булуына инандылар.

"Безнең хезмәткәрләр, электр монтерлары бригадалары тарафыннан дистәләрчә мең эш башкарыла, алар бертуктаусыз эшли... Безне күрделәр, безнең эш тәҗрибәбезне, безнең кулланучыга ни дәрәҗәдә якын булуны күрделәр, ә бу бүгенге көндә бик мөһим, - диде “Сетевая компания” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев. “Көчәнеш астында эш технологияләрен гамәлгә кертү хисабына компания хезмәт җитештерүчәнлеген 14% ка арттыра алды".

Бу әле башы гына. Зәйдә инде мең ярымнан артык электромонтерны укыткан үзәк эшли. Үзәк бу юнәлештә лидер булган SLTC Америка компаниясе белән актив хезмәттәшлек алып бара.

Реклама хокукында

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров