Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 22 меңгә якын сарык корбан китерелде

Татарстанда 22 меңгә якын сарык корбан китерелде

https://tnv.ru

16 Август 2019, 10:25

282

0

Корбан итеп китерелгән барлык хайваннар санитар контроль һәм ветеринар эшкәртү узды һәм мохтаҗларга таратылды.

Татарстанда 22 меңгә якын сарык корбан китерелде
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте 2019 елда Корбан бәйрәмен зурлап билгеләп үтте. Югары дәрәҗәге әзерлек һәм оештыру нәтиҗәсендә, олуг бәйрәм мөселманнарга гына түгел, республиканың барлык күпмилләтле халкына да чын шатлык бүләк итте. Шәкертләр һәм өлкәннәр, инвалидлар һәм йортсызлар, ятимнәр һәм ялгыз аналар, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләр – аларга, Корбан бәйрәмен түземсезлек белән көтеп алучыларга, – милләтенә һәм диненә карамастан, корбан ите тапшырылды.

Корбан хайваннарын чалу өчен республикада ТР Баш ветеринария идарәсе, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм бу өлкәгә кагылышлы башка хезмәтләрнең таләпләренә туры китереп, аерым махсус яраклаштырылган урыннар оештырылды. Казанда хайван чалу өчен 16 махсуслаштырылган урын, Яр Чаллыда, Яшел Үзәндә, Чистайда, Түбән Камада һәм Әлмәттә шундый тагын 6 урын эшләде.

Корбан итеп китерелгән барлык хайваннар санитар контроль һәм ветеринар эшкәртү узды. Корбан чалу көннәрендә калдыкларны утильләштерү эше оештырылды. Татарстан Республикасы буенча махсус оештырылган урыннарда барлыгы 11 560 хайван корбан китерелде. Шул ук вакытта халыкны сораштыру нәҗиләре буенча, Татарстанның шәхси хуҗалыкларында тагын ким дигәндә 10 266 хайван корбанга китерелә. Шулай итеп, 2019 елда республикада Корбан гаете көннәрендә барлыгы 21 826 баш хайван чалына.

Казанда 6444 хайван корбан чалына. Башкаланың мөхтәсибләре арасында бу күрсәткеч буенча иң алдынгысы булып Вахитов һәм Идел буе районнары тора – биредә корбанлыкларның саны 2600не тәшкил итә. Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары мөхтәсибәтендә 2220 корбан чалына. Татарстан районнары һәм шәһәрләре арасында лидер булып һәрвакыттагыча Яр Чаллы тора: Сидоровка бистәсенең чалу цехында 2114 сарык корбан китерелә. Аннан соң Әлмәт (1500 баш), Кукмара (1234 баш), Әлки (1200 баш), Питрәч (900 баш) мөхтәсибләре килә.

Шулай да Корбан бәйрәмнең аеруча әһәмияткә ия нәтиҗәсе булып мохтаҗларга азык-төлек ярдәме күрсәтү булды – традиция буенча корбан итенең өчтән бер өлеше авыр тормыш хәлендә калган 1150 гаиләгә, шулай ук социаль учреждениеләргә таратыла. Бу өлкәдә зур активлыкны Диния Нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды күрсәтте.

Ит таратуның беренче көнендә 1,5 тонна күләмендәге ярдәмне 500 мохтаҗ кешегә өләштеләр. Икенче көнне тагын 650 гаиләне 2 тонна корбан ите белән тәэмин иттеләр. Моннан тыш, тагын 2 тонна итне республиканың социаль учреждениеләренә озаттылар. Әлеге оешмалар арасында: беренче балалар хосписы, А.Вавилова исемендәге Казан хосписы, акыл үсешендә тайпылышлар булган балалар өчен 1 нче мәктәп-интернат, “Диабетсыз тормыш” Идел буе профилактика үзәге, “Восхождение” инвалидларны тернәкләндерү үзәге, Яшел үзән шәһәренең психоневрологик диспансеры, Инвалид балаларның әти-әниләренең “Забота” төбәкара иҗтимагый оешмасы. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, фондка ит корбан чалучы мөселманнардан да килеп торды. Шуңа күрә нәзарәтнең “Зәкят” фонды мохтаҗларга итне планлаштырганнан артыграк күләмдә – 5 тонна түгел, ә 5,5 тонна өләшеп өлгерде.

Быел Татарстанда Корбан гаетен оештыру өчен барлыгы 1000-гә якын волонтер җәлеп ителде. Аларның 650-се корбан чалу урыннарында эшләде: терлекне чалды, итләрне түшкәләргә чапты, эшкәртте, өлешләп бүлгәләде һәм мохтаҗларга таратты. Волонтерлар шулай ук мәчетләрне һәм мәчет янындагы территорияләрне җыештыру, балалар һәм гаилә бәйрәмнәрен оештыруда ярдәм күрсәтте. Волонтерларны аеруча активлар рәвештә җәлеп иткән мөхтәсибәтләр рәтендә – Казан, Яр Чаллы һәм Азнакай. Аларда 60-ка кадәр ихтыярчы эшләгән.

Быел Корбан гаете көнне Татарстанда 11 мәйданчыкта ТР мөфтияте һәм мөхтәсибәтләр тарафыннан оештырылган гаилә-балалар бәйрәмнәре уздырылды. Шуларның иң мөһиме гомумшәһәр масштабында Казанның Горький исемендәге Үзәк паркында үтте. “Корбан-фест: җылылык бүләк ит!” дип исемләнгән бәйрәмдә милләтенә һәм диненә карамастан, 3000 казанлы һәм башкала кунаклары катнашты. Монннан тыш, башкаланың “Ярдәм”, “Нур-әл-Ислам” һәм “Гаилә” мәчетләрендә, шулай ук Нагорный бистәсенең “Кечкенә принц” паркында да Корбан гаетен халык күңел ачулары һәм массакүләм мәҗлесләр белән билгеләп үттеләр. Гаилә бәйрәмнәрен Түбән Кама, Әлмәт, Балык Бистәсе, Зәй, Менделеевск, Яр Чаллы мөхтәсибәтләре дә оештырды.

Моннан тыш, “Зәкят” хәйрия фонды Корбан бәйрәме алдыннан игълан ителгән “Без синең белән!” хәйрия акциясе кысаларында 13 яшьлек Морат Нәгыймовка дәвалану курслары узу өчен акча җыелды. Морат акыл ягыннан зәгыйфьлек кичерә, анда умыртка баганасының деформациясе, астигматизм, тумыштан килгән нистагм. Бер тернәкләнү курсының бәясе 193 мең 159 сумны тәшкил итә. Шул күләмдә акча тулысынча җыелып бетте һәм якын арада Морат тернәкләнү узачак медицина үзәгенә күчереләчәк.

dumrt.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров