Онлайн трансляция

Свернуть

Инстаграм дөньясы 81 яшьлек әбинең шпагатка утырганына таң кала

Инстаграм дөньясы 81 яшьлек әбинең шпагатка утырганына таң кала

https://tnv.ru

16 Август 2019, 16:48

282

0

ТНВның рәсми инстаграм аккаунты  сюжетны Инстаграмга урнаштырды. Яшьләр аудиториясе булып саналган Инстаграмда, күпләр олы апаларның спорт белән шөгыльләнүен уртаклашты һәм комментарийлар калдырды.

Инстаграм дөньясы 81 яшьлек әбинең шпагатка утырганына таң кала
Узган атнада "Адымнар" тапшыруы Яшел Үзән районы Норлат авылы әбиләренең спорт белән шөгыльләнүенә таң калдылар. Бер атна эчендә видеоны 30 меңнән артык кеше карады.

ТНВның рәсми инстаграм аккаунты сюжетны Инстаграмга урнаштырды. Яшьләр аудиториясе булып саналган Инстаграмда, күпләр олы апаларның спорт белән шөгыльләнүен уртаклашты һәм комментарийлар калдырды. Без кызыклыларын сезнең белән дә бүлешәбез.

- Чыннан да оештыручыдан тора. Этеп-төртеп йөрүче кеше кирәк. Молодцы, бу бик матур күренеш. Яшьлекләрен озынайталар.

- Искиткеч! Сокланып карадым! Сюжетны ясаучылар да оста! Караган саен карыйсы килә!

- Норлатлылар булдыра.

- Молодцы! Шөгыльләре озак елларга барсын.

- Мин дә кызыгып карыйм, шундый картлык телим үземә!

- Ялгыз кешеләр өчен бигрәктә әйбәт оештырганнар, рәхмәт аларга.

Без сезне һәр атна Инстаграмда булган кызыклы язмалар һәм анда яңгыраган фикерләр белән таныштырып барырбыз.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров