Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" премьер-лигадагы 500 матчны җиңү белән каршылады

"Рубин" премьер-лигадагы 500 матчны җиңү белән каршылады

https://tnv.ru

18 Август 2019, 22:26

316

0

Казан командасының хисабында 10 очко бар.

"Рубин" премьер-лигадагы 500 матчны җиңү белән каршылады
Бүген Казанның "Рубин" командасы Россия Премьер-лигасының 500 уенында Туланың Арсенал командасын кабул итте. Исәп 1:0.

Зурико Давиташвили беренче таймның иң кызыклы моментын башкарды. Ул ике сакчыны узып, тупны капкага эләктерде. Тайм башында өстенлек Казан командасында буллы, ә ахырга таба "Арсенал" уенны тигезләде.

Икенче тайм сүлпәнрәк башланса да, алмашка чыккан уенчылар, ә дөресрәге Евгений Марков исәпне ачып җибәрә алды. Сүз уңаеннан, бу сезонда "Рубин"ның барлык голларын запастан чыккан уенчылар кертә. "Рубин"ның баш тренеры Эдуардо Докампо билгеләгәнчә, моңа уңай һәм тискәре яктан карап була.
"Моңа уңай да, тискәре дә карап була. Мин монда бары тик яхшыны гына күрүне телим. Беренче 11 уенчы бик яхшы эш башкара, ә алмашка ул эшне төгәлләүчеләр чыга", - диде Эдуардо Докампо.

Киләсе уенны "Рубин" 25 август
Ростов-на-Дону шәһәрендә "Ростов" клубына каршы уйнаячак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров