Онлайн трансляция

Свернуть

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак

Татар-информ

10 Июнь 2019, 13:29

324

0

Дәүләт башлыгына телефон буенча, СМС яки ММС ярдәмендә, шулай ук программа сайты яисә махсус кушымта аша сорау бирергә мөмкин.

Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак
Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә 20 июньдә узачак. Бу хакта «РИА Новости» агентлыгы Кремльнең матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә.

Халыктан сораулар 9 июньдә Мәскәү вакыты белән 8.00 сәгатьтә кабул ителә башлады һәм ул 20 июньдә программа тәмамланганчыга кадәр дәвам итәчәк, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Дәүләт башлыгына телефон буенча, СМС яки ММС ярдәмендә, шулай ук программа сайты яисә махсус кушымта аша сорау бирергә мөмкин. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләре аша да кабул ителә.

«Москва — Путину» һәм «ОК Live» кушымталарыннан файдаланучылар эфир вакытында студия белән турыдан-туры элемтәгә керә алачак.

Традицион телевизион туры элемтәләр Путинның беренче Президентлык срогы вакытында ук үткәрелә башлады. Аның беренчесе 2001 елның 24 декабрендә узды, ул чагында 400 мең сорау килде. Эфир планлаштырылганнан бер сәгатькә артыграк — 2,5 сәгатькә якын дәвам итүгә дә карамастан, Президент бары тик 46 сорауга гына җавап бирергә өлгерде.
2018 елда туры элемтә 4 сәгать 20 минут дәвам итте. Барлыгы ике миллионнан артык сорау килде, Президент шуларның 73енә җавап бирде.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров