Онлайн трансляция

Свернуть

Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак

Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак

Татар-информ

13 Июнь 2019, 12:32

351

0

Казанда Бөтендөнья татар яшьләре форумы советы җыела.

Тәбрис Яруллин вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсе 22 июнь көнне каралачак
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе һәм татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең татар яшьләре оешмалары белән эшләү буенча урынбасары Тәбрис Яруллинның үз вазыйфаларыннан китүе турында гаризасы 22 июнь көнне форум советы утырышында каралачак. Совет утырышын уздыру хакында бүген БТЯФ эшче төркеменең ТР премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуында килешенде.

Тәбрис эшче төркемгә советның чираттан тыш утырышын уздырып, үз вазифаларын кемгә тапшыру мәсьәләсен күтәрергә тәкъдим итте. Әлеге мәсьәлә дә 22 июнь көнне каралачак дип килешенде.

«Бөтендөнья татар яшьләре форумының бик күп проектлары бар. Җитәкчеләр килә дә китә, ләкин проектлар милләт өчен, форум өчен, конгресс өчен бик кирәкле, алар дәвам итәргә тиеш. Бу эшне кемгә йөкләргә була, аларны кем алып барырга тиеш, без шуны хәл итәргә тиеш», — диде Васил Шәйхразиев.

11 июнь көнне Тәбрис Яруллин вазифаларыннан үз теләге белән китүен белдерде. Аның җитәкчелегендә татар яшьләре форумы утызга якын проект эшләп барды, алар арасында «Мин татарча сөйләшәм», «Татар-дозор», «Тарихи бранч», «Печән базары», «Җәдид фест» һ.б.
Тәбрис Яруллинның татар конгрессы башкарма комитеты рәисе урынбасары вазифасын башкару вакытлыча Ленария Мөслимовага йөкләнде. Моңа кадәр Мөслимова татар яшьләре форумында баш сәркатип, координатор эшен алып барды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров