Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды

https://tnv.ru

14 Июнь 2019, 11:56

279

0

Мемориаль такта җырчының 2004 елдан яшәгән йорты диварына — Туфан Миңнуллин урамы, 8а йорты адресы буенча куелды.

Казанда Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта урнаштырылды
Бүген Казанның Туфан Миңнуллин урамы 8а йорты диварына Татарстанның халык артисты Әлфия Авзаловага багышлап мемориаль такта урнаштырылды.

Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев та катнашты.

Әлфия Авзалованың дусты, шәкерте Салават Фәтхетдинов «Бүген кабатланмас, легенда, яраткан җырчым, яраткан кешем Әлфия Авзалова яшәгән йортка мемориаль такта куелды. Бик матур чара булды. Фикерләр алыштык», — дип язган үз инстаграм аккаунтында.

Исегезгә төшерәбез, Татар эстрадасының легендасы, 2004 елдан вафат булганга кадәр, әлеге йортта яшәде. Әлфия Авзалова 2017 елның 15 июнендә вафат булды.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров