Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВда "Үлемсез полк" акциясенең вакыты билгеле

ТНВда "Үлемсез полк" акциясенең вакыты билгеле

https://tnv.ru

08 Май 2020, 21:53

536

0

Тамашачылар фотоларны 5 вакытта күрә алачак.

ТНВда "Үлемсез полк" акциясенең вакыты билгеле
9 майда "Яңа Гасыр" телеканалы киң колачлы телемарафон уздыра. Җиңү көнененең 75 еллыгына багышланган телемарафонның көтеп алынган өзекләренең берсе - "Үлемсез полк" акциясе. Кызганыч, тамашачыларыбыз фронтовикларның һәм тылда булган геройларыбызның фотосурәтләрен илебез урамнары буенча данлый алмый, шуңа ТНВ почтасына һәм Инстаграмына меңләгән фото килде. Без аларны түбәндәге вакытларда күрсәтәчәкбез:

15:00, 17:00, 18:00, 18:25 һәм 19:01 сәгатьтә узачак.

Исегезгә төшерәбез, «Җиңү көне» телемарафоны иртәнге 7дә башлана һәм 23 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Иртәнге 9:00 сәгатьтә Җиңү паркыннан тантаналы чаралар трансляциясе узачак, 10:00 сәгатьтә – Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин мөрәҗәгате, 12:00 сәгатьтә-Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм республика халкын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлаячак.

18: 55 - "Бер минутлык тынлык".

22: 00 сәгатьтә бәйрәм салюты булачак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров