Онлайн трансляция

Свернуть

Казанлылар беренче кар төшергән - видео

Казанлылар беренче кар төшергән - видео

https://tnv.ru

25 Сентябрь 2025, 16:43

736

0

Казанлылар беренче кар төшергән - видео

Бүген, республикада, урыны белән, беренче кар төште. Җепшек кар явуын казанлылар видеога яздырып социаль челтәргә куйган. Төнлә Татарстанда кырау көтелә. Һавада һәм туфракта температура -2 градус булыр, дип фаразлыйлар. 

Бу хакта бүген Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр итеп, кисәтү таратты. Белгечләр - бакча үсентеләрен һәм авыл хуҗалыгы культураларын салкыннардан сакларга кирәклеген искәртә. Иртәгә көндез һава температурасы 8-13 градуска кадәр җылынырга тиеш. Кыcка вакытлы яңгыр явуы ихтимал. 

Ә октябрьнең беренче яртысында Татарстанга "әбиләр чуагы" әйләнеп кайтачак. Моның турында Метео" үзәге синоптигы Александр Ильин әйтте. "2нче октябрьдән 6сына кадәр һава температурасы плюс 13-16 булачак. Көннәр яңгырларсыз, кояшлы һәм коры тора" - ди ул.

Тулырак "Татарстан хәбәрләре"ндә белә аласыз.

Фото: freepik.com

Видео: kazanfirst.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар