https://tnv.ru
03 Октябрь 2025, 15:34
1337
0

Бу көннәрдә урамда әбиләр чуагының матур мәле. Октябрьдә республикага алтын көз килде.
Бүген дә көн аяз, кояшлы булып, температура 14 градуска кадәр күтәрелде. Алдагы атнага да аяз булачак. Моңа бөтен ил буенча урнашкан антициклон сәбәпче. Ялларда төннәрен урыны белән 3 градуска кадәр суыта. Ә көндез -15 -16 градус җылы.
Аерма зур булганлыктан - иртәнге сәгатьләрдә томан төшәргә мөмкин. Синоптиклар киләсе атна башында урыны белән яңгыр явуы турында да фаразлый.
Фото: ТНВ, Регина Карманова
Бүлешергә
Комментарии 0