https://tnv.ru
04 Апрель 2025, 13:58
368
0

Мамадыш районында меңләгән үлгән чебигә тап булалар. Яңа туган кошларны 17 капчыкка тутырып, М7 трассасы буенда ташлаганнар.
Якында - Нократ елгасы ага. Лаборатория тикшерүләре күрсәткәнчә, чебиләр чир йоктырмаган, сәламәт булалар. Аларны кем юк итәргә булган? Әлегә барлык нечкәлекләрне хокук сакчылары тикшерә.
Районда берничә кошчылык фабрикасы эшли. Әмма биредән үтеп баручылар эшләгән дигән фараз да бар.
Бүлешергә
Комментарии 0