Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда балтырган тарала: соңгы 5 елда күләме ике тапкырга арткан

Татарстанда балтырган тарала: соңгы 5 елда күләме ике тапкырга арткан

https://tnv.ru

05 Август 2025, 15:37

37

0

Татарстанда балтырган тарала: соңгы 5 елда күләме ике тапкырга арткан

Татарстанда балтырган тарала. Бюджеттан үсешкә каршы көрәшкә ел саен акча бүлеп бирелә, әмма чүп үләне агрессив рәвештә таралуын һәм яңа кишәрлекләрен "зарарлый", дип хәбәр иткән "Татар-информ"га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

"Сосновский балтырганының бер үсемлеге 20 меңгә кадәр орлык бирә ала. Чүп үләне уңайсыз климат шартларына чыдам", – дип билгеләп үттеләр министрлыкта.

2021 елда төбәктә чүп үләне белән зарарланган мәйдан 1,5 мең гектарны тәшкил иткән, 2025 елда – 2,7 мең гектар. Ул ешрак торак пунктларда, юл буйларында һәм авыл хуҗалыгы өчен файдаланылмый торган башка җирләрдә үсә. Балтырган иң күбе Биектау районында – 699 га, Казанда – 385 га диярлек, Питрәч районында – 157 га, Балтач районында 152 га үсә.

ТНВ каналы да әлеге зарарлы үсемлек турында, көрәшү юллары һәм штрафлар кемнәргә каралуы турында репортаж әзерләгән иде. 


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар