https://tnv.ru
15 Июнь 2020, 17:18
385
0
Залда - 19 кеше. Алар арасында җитәкче дә, гади эшче дә, укытучы, табиб, җырчы да бар. Бүләкләү тантанасыннан Айзат Шәймәрданов.
Казан Кремленең иң тантаналы, ак залы. Беренче булып, монда сугыш ветераны Локман Гәрәевнең исеме яңгырый. Ул вафат. Дан орденының 3 дәрәҗәдәге бүләген кызы Нурминә ала.
Дәүләт бүләкләрен тапшыру тантанасы бүгенге эпидемиологик шартларда сакланып кына уза. Бүләк алучылар бер-береннән ераграк утыра. Ә залда буген кем генә юк: гади эшче дә, җитәкче дә, нефтьче, артист, табиблар.
Россиянең атказанган табибы исемен балалар республика клиника хастаханәсе табибы Рәшит Байбиковка бирелде.
Айдар Фәйзрахмановка Дуслык ордены тапшырылды. Ул Татарстанның фольклор музыкасы дәүләт ансамблен 18 ел җитәкли. Йөзләгән концерт, дистәләгән илләрдә, Россия төбәкләрендә татар мәдәниятен таныталар.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов та шушы залда. Бүген президент аңа Татарстан алдындагы казанышлары өчен ордены медален такты. Аның "Мин яратам сине Татарстан җыры" бу тантананың күрке булырлык иде. Тик буген җырлаучылар булмады.
Виктор Пивсаевка Россиянең җитештерүдә белем бирү өлкәсендә атказанган мастер исеме бирелде. Түбән Новгород өлкәсендә туып үсә. 1973 елдан бирле Татарстанда Казан төзелеш көллиятендә балалар укыта. Нәкъ ул Worldskills чемпионатына әзерләгән булган.
Татарстан президенты сүзләренчә, Россияне Татарстан кебек көчле төбәкләр ныгыта. Ә Татарстанның көче менә шушы фидакарь кешеләрдә ул.
Тулырак "Татарстан хәбәрләре" тапшыруы сюжетында

Бүлешергә
Комментарии 0