Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын йөздән артып китте

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын йөздән артып китте

https://tnv.ru

17 Ноябрь 2022, 11:03

61

0

Татарстанда коронавирус йоктыручылар саны тагын йөздән артып китте
Узган тәүлектә Татарстанда 103 кеше "Covid-19" вирусын йоктырган. 29 кеше хастаханәдә, калганнары үз йортларында дәвалана, дип хәбәр ителә стопкоронавирус.рф порталында.

Шулай ук узган тәүлектә 87 кеше терелгән. Пандемия башланганнан бирле коронавирустан 2005 кеше вафат булган. Узган тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, республикада коронавирус белән авыручылар саны кимүгә карамастан, сакланырга кирәк. Вакцинацияне дәвам итәргә, шулай ук санитар-эпидемиологик таләпләрне төгәл үтәргә кирәк.

Фото: соц.сети

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров