https://tnv.ru
06 Май 2020, 12:07
424
0
"Бу шулкадәр куркыныч халәт иде, мин хәтта реанимациягә ничек эләккәнемне дә хәтерләмим", ди 56 яшлек ханым.

Коронавирус белән авыручылар үз хәле турында артык сөйләргә теләми. Шулай да без бүген Казанның 7нче хастаханәсе базасында оештырылган госпиталдә дәваланучы Гүзәлия Гайфетдинова белән аралаша алдык. "Бу шулкадәр куркыныч халәт иде, мин хәтта реанимациягә ничек эләккәнемне дә хәтерләмим", ди 56 яшлек ханым. Комага китә, ИВЛга тоташтыралар. Бер ай эчендә ул аякка баса. Бүген авыручыларны һәм авыртырга теләмәүчеләрне борчыган сорауларны үзенә бирдек.
Бүлешергә
Комментарии 0