Онлайн трансляция

Свернуть

Беренче "Адымнар"

https://tnv.ru

07 Сентябрь 2020, 15:29

59

0

Быелгы яңа уку елы белән Татарстанның мәгариф өлкәсендә яңа дәвер башланды. Хәзер безнең балалар күптелдә бушлай белем алачак. Казанда, Алабугада полилингваль комплекслар сафка басты.

Беренче "Адымнар"
Тәүге проект Адымнар дип атала. 2 ел элек бу хыялда гына иде әле. Ул чакта бу тәкъдимне Республиканың Дәүләт киңәшчесе Минитимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.

Өр-яңа мәктәптә беренче дәрес. Бу балаларга, мөгаллимнәргә дә, әти-әниләр өчен дә беренче адым. Гомумән Татарстан мәгариф системасы өчен тәүге проект. Исеме үк әйтеп тора "Адымнар" - белемгә, бердәмлеккә юл. Ул юл республикада күптелдә белем алуга һәм белем бирүгә зур мөмкинлек ача.

Марат МУЛЛАГАЛИЕВ, математика һәм информатика укытучысы:
- Без хәзер инглиз телендә математика һәм башка фәннәрне укыта алабыз, без татар теле инглиз телен белеп аны ике телдә укытучы укытучылар.

Рушания КЫЯМОВА, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары:
- Барлык тәрбия эшләре ата-аналар белән эшләү алар татар телендә сыйныфтан тыш эшләр дә безнең татар телендә булырга тиеш.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, директор:
- Максатыбыз, полилингваль мәктәптә балаларны саф татарча сөйләшүче кешеләр итеп күрү.

Татарча да, русча да, инглизчә дә! Монда баласын укырга алып килгән әти-әниләрнең дә теләге шул. Чит телне дә өйрәнсен, русчасы ким булмасын, туган телне дә белсен.

Элида ГАБДРАХМАНОВА: Языковая средага урнаштырып өметләнәбез татар телен яхшы белер дип.

Альбина МАКАРОВА: Бу полилингваль комплекс безнең өчен бик мөһим горурланабыз.

Венера ЛАРИОНОВА: Гаиләбездә русча сөйләшәбез инде, киләчәктә татарча сөләшәсе иде, әбиләргә әйтеп куйдык көтегез кызларыңны татар теле белән.

Сыйныфта 25әр бала. Укучыларны кабул иткәндә төп таләпләр: Инглиз, татар телләрен ипи тозлык кына булса да - сукалау. Кабул иткән укучылар арасыннан туган телдә камил сөйләшүчеләр белән сөйләшә белмәүчеләр ике төркемгә бүленә.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, директор: Балаларны классларга туплаган вакытта без аларны тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп бүлдек, мәсәлән табигать белеме, хезмәт, рәсем.. безнен максат татар теле обстановксын мохитен булдыру.

Баштан туган телдә, аннары әкренләп төп фәннәрне дә инглизчә укытуга күчәргә исәплиләр. Бу мөгаллимнәр өчен ул яңалык түгел, болай уку моңарчы 165нче мәктәптә бер калыпка салына. Юкка гына ул система монда нигез итеп алынмаган. Нәтиҗәсе күренә. Әле тагын кембридж университеты, элеккеге СССР илләренең полилингваль комплекслар эшчәнлеген дә өйрәнәләр. Яңа башлангыч зур җаваплылык. 7 кат үлчәнеп бер кат кисүне таләп итә.

Минтимер ШӘЙМИЕВ, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе:
- Монда без полный полилингваль 3 тел, Бөтен комплексны эшлибез, ул әйттең дә булды гына түгел Күпмедер вакыт кирәк барсы өчен дә көйләп җибәрергә. Ну доресен генә әйткәндә бу киләчәккә зур адым. Мы называем ее Адымнар. Все ровно будущее за этим.

Күптелле мәктәпләр төзү Татарстанның дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкдиме. Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан хуплана. Ике ел эчендә план - проектка, проект - чынбарлыкка әверелә. Аны хыял мәктәбе диләр. Биналарның зурлыгы, җиһазландырылуы, архитектура үзенчәлекләре, бизәлеше шаккатыра. Бер бинада гына 2 бассейн, 3 актлар залы, 2 ресторан, 3 күпфункцияле спорт залы бар.

Татарстанның төрле районнарыннан килеп укучы балалар өчен монда интернат бар, ул 240 урынга исәпләнгән. Монда барлык шартлар каралган. Менә бу уен залы, алалар дәрес әзерләп утыра.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, "Адымнар" полилингваль комплексы директоры:
- Университет укытучылары белән Адымнар комплексы өчен программа эшләдек, президент ярдәме белән татар теле дәреслекләре чыгарабыз без.

Мөгаллимнәрне дә алдан әзерлиләр.

Рафис БОРҺАНОВ, Татарстанның мәгариф һәм фән министры:
- Укытучыларны әзерләү проөессы иртәрәк башланды.. универитет 3 нче ел бюджет хисабына укыта башладаык.

1нче сентябрьдән Татарстанда Күптелле мәктәпләрнең 3 бинасы сафка басты. 4 елдан тагын 3 салыныр дип көтелә. Максат: Республиканың кайсы җирендә яшәүгә карамастан балаларга 3 телдә белем алуга шартлар булдыру.

Ә 4 мең кечкенә татарстанлы ул шартларда үз "Адымнар"ын башлый. Алда яңа уку елы, һәм зур өметләр.

Айдар ШӘМСЕТДИНОВ, "Адымнар" полилингваль комплексы директоры:
Җаваплылык шушы җилкәләр өстендә укытучыларыбыз өстендә, без аның никадәр зур йөк булуын бик яхшы аңлыйбыз.


Комментарии 0

Аватар