Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда мәктәп балаларының көзге каникуллары 1 ноябрь башланачак

Татарстанда мәктәп балаларының көзге каникуллары 1 ноябрь башланачак

https://tnv.ru

21 Октябрь 2021, 16:01

611

0

Татарстанда мәктәп балаларының көзге каникуллары 1 ноябрь башланачак
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп укучыларының көзге каникулларын кайчан булачагын билгеләде.

Шулай итеп, көзге каникуллар 1 ноябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Укучылар өчен Татарстан Республикасында куркынычсызлык,  иҗат, спорт, Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чаралар оештырылачак.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башка каникулларның графигын да чыгарды.

Яңа ел каникуллары 29 декабрьдә башланачак һәм 11 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Шулай ук беренче сыйныф укучылары өчен 7 февральдән 13 февральгә кадәр өстәмә ял каралган.

Язгы каникуллар 28 март көнне башланачак һәм 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Җәйге каникуллар 1 июньдә башланачак һәм белем көне белән тәмамланачак.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров