Онлайн трансляция

Свернуть

«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булган

«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булган

https://tnv.ru

26 Ноябрь 2021, 13:31

1803

0

«Ел китабы» бәйгесе җиңүчеләре билгеле булган
Милли китапханә «Ел китабы - 2019» конкурсына нәтиҗә ясады һәм бүген лауреатларны билгеләде. Җиңүчеләр исемлеге "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгысайтында чыкты.

Җиңүчеләрне ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, ТР Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова котлаган

Җиңүчеләр исемлеге:

«Татар телендәге проза» номинациясе:

1 урын — Нәбирә Гыйматдинова «Үлмәс»;

2 урын — Равилә Шәйдуллина «Карт шомырт хатирәсе»;

3 урын — Рәмзия Габделхакова «Канатсыз очыш»;

Кызыксындыру дипломы — Зифа Кадырова «Яраларың белән яратырмын».

 «Татар телендәге поэзия» номинациясе:

1 урын — Фәнис Яруллин «Йөрәкләрдә кабат терелә…»;

2 урын — Рифә Рахман «Сине сөям дисең…»;

3 урын — Сания Әхмәтҗанова «Язмышлар такыясы»;

Кызыксындыру дипломы — Халисә Мөдәррисова «Вакытларны булмый туктатып», Рифат Җамал «Өн», Рөстәм Сүлти «Мосафир».

«Балалар әдәбияты» номинациясе:

1 урын — Фоат Садриев «Тургай»;

2 урын — Фәйрүзә Мөслимова «Татарча әлифба»;

3 урын — Роберт Миңнуллин «Малай-шалайлар»;

Кызыксындыру дипломы — Рафис Корбан «Тимерле чәй», Алмаз Гыймадиев «Селфи таягы».

«Татар телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

1 урын — Рәзил Вәлиев «Вәгъдә — иман»;

2 урын — Ркаил Зәйдулла «Татар таҗы»;

3 урын — Газинур Морат «Ике икең биш була»;

Кызыксындыру дипломы — Марсель Галиев «Мин шулай күрәм=Я так вижу=I see it this way», Гомар Саттар «Татар исемнәре».

«Рус телендә публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият» номинациясе:

1 урын — Марсель Бакиров «Прототюрки: изначальная прародина, ранние племена и язык, история и этнокультура»;

2 урын — Гамирҗан Дәүләтшин, Фаяз Хузин «Булгарская цивилизация на Волге»;

3 урын — Искәндәр Гыйләҗев «Город Казань и Казанский университет в начале ХХ века».

«Рус телендә басылган китаплар» номинациясе:

1 урын — Ольга Иванова «Гаухаршад»;

2 урын — «С Востока свет: проза татарских писателей» (төзүче — Гәүһәр Хәсәнова);

3 урын — Әхәт Мушинский «Иренка». 

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров