Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстаннан 40 мөгаллим "Туган тел" конкурсы йомгаклау этабында катнашачак

Татарстаннан 40 мөгаллим "Туган тел" конкурсы йомгаклау этабында катнашачак

https://tnv.ru

17 Март 2022, 09:28

2879

0

Татарстаннан 40 мөгаллим "Туган тел" конкурсы йомгаклау этабында катнашачак
28-29 март көннәрендә Казанда туган тел һәм әдәбият укытучыларының "Туган тел" бөтенроссия мастер-класслары конкурсының йомгаклау этабы узачак.

Казан Мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчәАнда Казаннан да биш укытучы катнаша.

Финал этабына Россиянең төрле төбәкләреннән 50 туган тел һәм әдәбият укытучысы узды, аларның 40 ы – Татарстаннан, шул исәптән 17 се – татар теле укытучысы, 9 ы – рус теле укытучысы, 9 ы – чуаш теле укытучысы, өчесе – мари теле һәм ике удмурт теле укытучысы. Казанны биш педагог тәкъдим итәчәк: конкурста дүрт татар теле һәм бер рус теле укытучысы катнашачак. Моннан тыш, 10 татар теле һәм әдәбияты укытучысының Казанга илнең башка төбәкләреннән килүе көтелә.

Конкурс "2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы. Россия халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклау һәм үстерү, шулай ук туган телләр укытучыларының статусын күтәрү, педагогик тәҗрибәне һәм һөнәри осталыкны тарату төп максат булып тора.

Фото: pixabay.com

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров