Онлайн трансляция

Свернуть

Мәктәп ачылырмы, юкмы?

Мәктәп ачылырмы, юкмы?

https://tnv.ru

22 Июль 2022, 09:57

1178

0

1 сентябрьгә ай ярым вакыт калды, ә алар әле мәктәпләренең ачылачакмы-юкмы икәнен дә белми.  Менделеевский районы Турай авылы халкы безнең редакциягә мәктәпне  ябарга мөмкиннәр, дип мөрәҗәгать итте. Районда ул бердәнбер татар мәктәбе икән.

Мәктәп ачылырмы, юкмы?
Ата-аналар бинаны төзекләндереп, балаларны авылда укыту яклы. Әмма 26 ел элек кенә төзелгән булса да, бинаны авария хәлендә дип тапканнар. Ябылса, укучыларны күрше авылга, рус мәктәбенә күчерәчәкләр. Ни өчен мәктәпне капиталь төзекләндерү программасына кертә алмаганнар?

9 ел буе түбәдән су акты, шунлыктан мәктәп авария хәленә җитте, ди укытучылар. Бары тик узган ел гына монда түбәне алыштыралар.

Мәктәпне 1996 елда төзиләр. Шуннан бирле капиталь төзекләндерми. Хәзер монда 45 бала белем ала. 30 ел эчендә 40 укучы мәктәпне алтын медаль белән тәмамлый, БДИ күрсәткечләре буенча алдынгылар.

Әгәр мәктәп ябылса, шактый укытучы эшсез калырга мөмкин, дип борчыла хезмәткәрләр.

Гөлсинә ГАЛИМУЛЛИНА, Турай авылы урта мәктәбе укытучысы:
- Безнең мәктәптә 13 укытучы. Шуның 7се высшей категории. Белгечләр. Бүгенге көндә 4 укытучыны күчерәбез диләр Ижевка мәктәбенә, ә калганнары эшсез кала.

Мәктәптән тыш биредә музей, китапханә һәм балалар бакчасы да урнашкан. Бер түбә астына аларны 2002 елда берләштерәләр.

Без бу мәсьәлә буенча район башкарма комитетына мөрәҗәгать иттек. Әле узган ел ук экспертиза бинаны авария хәлендә дип таныды, диделәр монда. Түбәне алыштырыр өчен ул вакытта район бюджетыннан 2 миллион ярым сум акча бүлеп бирелә. Мәктәпкә 30 ел булмаганлыктан, ул чакта капиталь төзекләндерү программасына кертә алмыйлар.

Константин МАКАРОВ, Менделеев районы Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы:
- Авыл мәктәпләренең барысында да бер проблема. 80-90 елларда аларны зур итеп, 300 балага исәпләп төзегәннәр. Хәзер нибары 40 бала укый. Тиешенчә карап торырга акча җитми, билгеле. Өстәмә акча табып без түбәне алыштырдык. Аннан капремонт программасына керер өчен экспертиза да уздырдык. Шуның нигезендә министрлыкка хат юлладык. Әмма программага кертмәделәр.

Безгә мәгариф һәм фән министрлыгында хәбәр итүләренчә, Турай мәктәбен 2024 елга, федераль программа буенча ремонтланачак мәктәпләрнең алдан төзелә торган исемлегенә керткәннәр. Ул 30 ел элек төзелмәгән учреҗдениеләрне дә төзекләндерергә мөминклек бирә. Аңарчы мәктәп ябылмасмы? Моны яңа экспертиза нәтиҗәсе буенча хәл итәчәкләр. Аны Башкарма комитет уздырырга булган. Шулай ук әти-әниләр бәйсез тикшерү уздырмакчы. Әгәр белгечләр балалар монда тагын ике елга кала ала, дисә, 1 сентябрьга укырга киләчәкләр. Әгәр инде юк икән, укучыларны күрше Ижевка мәктәбенә күчерәчәкләр. Аларга анда икенче сменага йөр п, татар телендә белем алу мөмкинлеге булачак диләр районда.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров