Онлайн трансляция

Свернуть

Казан көзгә турларны броньлау буенча топ-4 шәһәрләр исемлегенә керде

Казан көзгә турларны броньлау буенча топ-4 шәһәрләр исемлегенә керде

https://tnv.ru

05 Сентябрь 2023, 15:52

91

0

Казан көзгә турларны броньлау буенча топ-4 шәһәрләр исемлегенә керде
Көзен Казанда бик күп кунак, турист көтелә. Россия шәһәрләрендә, отельләрне броньлау буенча, Татарстан башкаласы 4 урында тора.

Рейтингның лидеры Мәскәү булды. Башкалага ил эчендә сәяхәтне планлаштыручы һәр бишенче турист барырга әзер. Икенчелекне Санкт-Петербург алды, анда россиялеләрнең 18,2% ы барырга планлаштыра. Өчлекне Сочи яба — 13,2%. Казанга көзен 3,9% турист килергә ниятли. Топ бишлеккә шулай ук Калининград кергән — 3,3%.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров