Онлайн трансляция

Свернуть

Сыртланова һәм Мәүлетов урамнарында хәрәкәтне чикләүне язга кадәр озайттылар

Сыртланова һәм Мәүлетов урамнарында хәрәкәтне чикләүне язга кадәр озайттылар

https://tnv.ru

20 Декабрь 2023, 18:25

79

0

Сыртланова һәм Мәүлетов урамнарында хәрәкәтне чикләүне язга кадәр озайттылар
Казанда Сыртланова һәм Хөсәен Мәүлетов урамнарында транспорт хәрәкәте тагын да озаграк вакытка чикләнәчәк. Участокта суүткәргеч реконструкцияләнә, дип языла шәһәр мэриясе сайтында.

2024 елның 28 февраленә кадәр Сыртланова урамындагы 1 нче һәм 5 нче йортлар тирәсендә Хөсәен Мәүлетов һәм Гарифьянов урамнары белән кисешкән урында, шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17 нче йорт тирәсендә юл өлеше өлешчә ябылган.

Шулай ук Х.Мәүлетов урамындагы 17 нче йортның 5 нче корпусы янында йөрү өлеше өлешчә ябык, ә 17 нче бинаның 2 нче корпусы янында җирле юл тулысынча һәм юл өлешчә ябылган.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров