Онлайн трансляция

Свернуть

Татарстанда 20 яшьлек кыз тау шуганда һәлак була

Татарстанда 20 яшьлек кыз тау шуганда һәлак була

https://tnv.ru

09 Январь 2025, 10:55

277

0

Татарстанда 20 яшьлек кыз тау шуганда һәлак була
Идел буе спорт академиясенең 20 яшьлек студент кызы Казанның Яңа Аракчино бистәсендә таудан «ватрушка»да шуганда һәлак булган, дип хәбәр итә KazanFirst.

Басма мәгълүматлары буенча, фаҗига узган төндә булган. Беренчел мәгълүматлар буенча, кыз тюбингта шуганда Завокзальная урамындагы 116 нчы йорт янындагы коймага килеп бәрелә.

Баш җәрәхәте белән зыян күрүчене ашыгыч рәвештә медицина учреждениесенә китерәләр. Ярты сәгатьтән соң кыз вафат була.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар