Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда мошенниклар 73 яшьлек пенсионерны 350 мең сумга алдаганнар

Казанда мошенниклар 73 яшьлек пенсионерны 350 мең сумга алдаганнар

https://tnv.ru

17 Январь 2025, 15:03

297

0

Казанда мошенниклар 73 яшьлек пенсионерны 350 мең сумга алдаганнар

Казаннан пенсионер хатын мошенникларның хәйләсенә эләккән һәм 350 мең сум акчасын югалткан. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгатылган, дип яза мэрия матбугат хезмәте.

73 яшьлек зыян күрүче сүзләренчә, аңа элеккеге җитәкче исеменнән мәгълүмат җибәргәннәр, анда хатын-кыз белән эчке куркынычсызлык буенча белгеч элемтәгә керәчәк, дип хәбәр ителгән. «Җитәкче» үтенече буенча пенсионер аның берничә соравына җавап бирергә тиеш була.

Шуннан соң хатынга ят кеше шалтыраткан һәм болай дип сөйләгән: мошенниклар аның счетыннан акча урларга маташалар. Моны булдырмас өчен пенсионер хатынга акчаларын «куркынычсыз счетларга» күчерергә кирәк. Инструкция буенча, ул билгесез ир-атка 350 мең сум җибәргән. Соңрак зыян күрүче алдау корбаны булуын аңлаган һәм хокук саклау органнарына мөрәҗәгать иткән.

Полиция хезмәткәрләре кыска вакыт эчендә мошенниклар курьерының шәхесен ачыклаган һәм аны яшәү урыны буенча тоткарлаган. Ул 50 яшьлек ир-ат булып чыга, үз гаебен таный.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар