Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр

https://tnv.ru

18 Сентябрь 2025, 12:20

10

0

Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр
Казанның үзәк урамнарында транспорт хәрәкәтен өлешчә чикләячәкләр. Сәбәбе - Татарстан Рәисе инаугурациясен әзерләү һәм уздыру, аның ТР Дәүләт Советына юлламасы белән чыгышы.

18 сентябрьдә 19:00дән 19 сентябрьдә 19:00гә кадәр, шулай ук 24 сентябрьдә 19:00 дән 25 сентябрьдә 19:00 гә кадәр Пушкин урамын, Карл Маркс урамыннан Бассейн урамына кадәр (ике юнәлештә дә) участокта ябачаклар.

Шулай ук бу вакытта Театр урамы, Тельман урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр (ике юнәлештә дә) хәрәкәт туктатылачак.

Шәһәрлеләр Карл Маркс урамындагы Пушкин урамыннан Театр урамына кадәрге муниципаль парковкадан файдалана алмаячак.

Фото: 

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар