Онлайн трансляция

Свернуть

Хатыйп Миңнегулов "Кеше китә - җыры кала" сериалы турында: "Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач..."

Хатыйп Миңнегулов "Кеше китә - җыры кала" сериалы турында: "Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач..."

https://tnv.ru

12 Май 2025, 16:46

339

0

Хатыйп Миңнегулов "Кеше китә - җыры кала" сериалы турында: "Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач..."

Татар әдәбият галиме, профессор, тәнкыйтьче, Татарстан һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе Хатыйп Миңнегулов бүген 86 яшен билгели. Туган көн белән котлау уңаеннан, без профессорның ТНВ каналында чыгучы “Кеше китә – җыры кала” сериалына карата әйтелгән сүзләрен китерәбез.

Әлеге фикер Казанда узган сериал презентациясе барышында яңгырады.

“Минем кебек картаеп беткән кешенең дә күңелен кузгатырлык булгач, сериалны әйбәт чыккан дип әйтеп була. Әле сугыш елларын бераз хәтерлим. Кешеләрнең күңел дөньясы, аларның рухи кичерешләре, бер-берсенә мөнәсәбәтләре – кешеләргә хас сыйфатлар шулкадәр матур итеп китерелгән. Моны оештырырга да кирәк бит әле. Рухи тормышыбыздагы гаҗәеп бер вакыйга бу!”

Хатыйп абый кинода үзе дә төшкән. “Ярты сәгатькә дип кенә чакырганнар иде, бер җөмлә әйтер өчен, биш сәгать тордым. Александрның ( Александр Долматов – сериалның режиссеры), операторларның бер генә ялгышлыкка да кат-кат эшләүләренә исем китте. Шулай итеп мин бу хезмәтнең авырлыгын күрдем”, - дип сөйләде әдәбият белгече.

Сериа "ТНВ-Татарстан" (10:00, 16:30, 20:00) һәм "ТНВ-Планета" (8:00, 19:10, 22:20) телаканалларында эш көннәрендә күрсәтелә. 

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар