Онлайн трансляция

Свернуть

12 яшьлек малай өч сеңлесен ут эченнән алып чыккан

12 яшьлек малай өч сеңлесен ут эченнән алып чыккан

https://tnv.ru

22 Июль 2022, 11:07

1631

0

Кукмара районының Кенәбәш авылында яшәүче Ринат Хәлимов батырлыгы нәтиҗәсендә янгында бөтен кеше исән кала.

12 яшьлек малай өч сеңлесен ут эченнән алып чыккан
Кеше гомерләрен саклап калырга ут чыгуны кисәтүче җайланма да булышкан. Сеңелләрен коткарган малай аның тавышын ишетеп ала. Хәлимовларның йортлары янып беткән. Хәзер алар ташландык өйдә яшәргә мәҗбүр.

Курыкса да, әлеге хискә бирешмәгән. 12 яшьлек Ринат үзен батырларча тота. Ут капкан йорт эченнән өч сеңлесен алып чыга. Хәлимовлар гаиләсе ишеген бәла 9нчы июльдә шакый. Янгын чыкканда әниләре бакчада булган, 4 баласы өйдә уйнап кала. Кичке дүртләр тирәсендә котельныйларынннан төтен чыга башлый, берничә минуттан өйне ут чорнап ала.

Әлфия ХӘЛИМОВА:
- Мин бакчада эшли идем, улым чыкты. Әни, без янабыз, диде. Бик курыктык, Динияне алырга кирәк дип уйладым. Янгын турында хәбәр итүче извещатель булмаса, баланы коткарып булмас иде.

Ике атна элек кенә йорт бала-чага тавышыннан яңгырап тора иде. Хәзер монда көчле янгыннан соң сакланган, дөресрәге сакланмаган калдыклар гына. Төтен менә бу булмәдән чыга, балалар ул вакытта күрше бүлмәдә иде. Ринат шунда ук сеңелләрен алып, өйдән чыга.

Малай янгын турында кисәтүче җайланма тавышын ишеткән. Үзенең һәм сеңелләренең гомерен саклап калырга шул ярдәм иткән.

Ут белән 2 сәгать көрәшәләр. Күрше-күлән, авылдашлары да булышкан. Янгын сүндерүчеләр 20 минуттан килеп җиткән.

Әлегә гаилә авыл җирлеге башлыгы тәкъдим иткән йортта яшәп тора. Ул шактый иске, ташландык өй. Торак пункт җитәкчеклеге Хәлимовларга электр плитәсе, суыткыч биргән. Авылдашлары кием-салым белән булыша.

4 бала тәрбияләүче Әлфия Хәлимова беркая да эшләми. Әлеге гаиләнең әтиләре 3 ел элек бакыйлыкка күчкән. Янгыннан соң аларга авылдашлары бераз акча биргән. Бәлага тарган Хәлимовларга матди ярдәм күрсәтергә теләүчеләр акчаны экранда күрсәтелгән счетка күчерә ала.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров