Онлайн трансляция

Свернуть

"Мәйдан" каналында "Лаеклы хит"ны кем алып барачак?

"Мәйдан" каналында "Лаеклы хит"ны кем алып барачак?

https://tnv.ru

11 Июнь 2021, 17:06

710

0

“Мәйдан” телеканалындагы “Лаеклы хит” тапшыруы июнь аеннан эфирга яңа форматта чыга башлый. Хит-парад – каналдагы югары рейтинглы тапшыруларның берсе.


"Мәйдан" каналында "Лаеклы хит"ны кем алып барачак?
“Мәйдан” каналы җитәкчелеге әйтүенчә, “Лаеклы хит” тапшыруының бизәлеше үзгәрәчәк. Тапшыруны исә төрле танылган иҗади шәхесләр алып барачак. Алар арасында эстрада артистлары да булыр дип көтелә. Җәйнең беренче атнасында “Лаеклы хит”ны аның сценарий авторы, журналист Эльвира Шакирова алып барачак

“Лаеклы хит” тапшыруында кайнар хитлар яңгырый, артистларның Инстаграмдагы яңалыклары турында сөйләнелә, алар белән кызыклы әңгәмәләр тәкъдим ителә.

“Лаеклы хит” хит-парадында барлыгы ун артист көч сынаша. Алар өчен maidan.tv cайтында тавыш бирергә мөмкин. Ай ахырында иң күп тавыш җыйган җырчы абсолют җиңүче исеменә ия була.

Фото: Мәйдан каналы

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров