Онлайн трансляция

Свернуть

Сайлау көнендә Казанда Салават, Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак

Сайлау көнендә Казанда Салават, Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак

https://tnv.ru

13 Сентябрь 2021, 16:48

165

0

Сайлау көнендә Казанда Салават, Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак
Сайлау көнендә чыгыш ясаячак артистлар исемлеге билгеле булды. 19 сентябрь Казанда татар эстрадасы йолдызлары Салават Фатхетдинов, Фирдүс Тямаев һәм Гүзәл Уразова чыгыш ясаячак.

Казанга шулай ук Мәскәү йолдызлары да килә. Ул көнне җырчы Олег Газманов, рэпер Мот, "Ума-Турман" и Filatov & Karas татарстанлыларның иң көтеп алынган артистлары булачак.

Югарыда күрсәтелгән башкаручыларның чыгышы 19 сентябрьгә "Ак Барс Арена" стадионы янындагы мәйданда планлаштырылган. Әлеге мәйданчыкка "Я проголосовал!/Мин тавыш бирдем!" дигән беләзек белән керү мөмкинлеге булачак.

Моннан тыш, беләзек җәмәгать транспортында бушлай йөрергә мөмкинлек бирәчәк, шулай ук беләзек шәһәрнең барлык дәүләт һәм муниципаль музейларына бушлай керү иреген бирәчәк.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров