Онлайн трансляция

Свернуть

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова инглиз телендә җырлый - видео

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова инглиз телендә җырлый - видео

https://tnv.ru

01 Декабрь 2021, 13:15

818

0

Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова инглиз телендә җырлый - видео
Яшь җырчы Сәйдә Мөхәммәтҗанова үзенең яңа җырын тәкъдим итте. Башкаларыннан аермалы буларак, җыр инглиз телендә башкарыла. Җыр "Oh, Shenandoah" дип атала.

Танылган тавыш режиссеры Искәндәр Мостафин җырның тарихын да сөйләп китте. Җырны Сәйдә, Искәндәр Мостафин һәм аның кызыЛәйсән башкара. Искәндәр сүзләренчә, бу америка халык җыры. "Мин бу җырны 2002 елда Кырымда узган фестивальдә уйнадым. 20 елдан соң, Сәйдә белән җырны яздырырга булдык. Бу җыр беркемне дә битараф калдырмас дип, ышанам", - дип яза Искәндәр Мостафин.

Инстаграмдагы комментарийларга килгәндә, җыр тамашачы күңеленә хуш килгән булса кирәк. Мәсәлән, Гүзәлия исемле бер язылучы сүзләренә караганда, җырны тыңлаганда "күңелләр эреп китә, бар җиһан чистарынып кара". Җырны сезгә дә тәкъдим итәбез.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров