https://tnv.ru
02 Декабрь 2021, 14:12
2277
0
Ул "Миләшләрем" җырын башкара алмый.

Дилә Нигъмәтуллина "Миләшләрем" җырына авторлык хокуклары булмау сәбәпле, аны җырлый алмый. Ул гына да түгел. Хәзерге вакытта ул судлашып та йөри. Бу хакта җырчы Инстаграм аккаунтында хәбәр итте.
Дилә Нигъмәтуллинага судка биргән кешеләрдә җырны башкару буенча дәлилләр бар. Җырчы ул видео яки аудио язмаларның күптәннән яздырылган булуын искәртеп уза.
Җырчы Дилә Нигъмәтуллина тамашачыларның "Миләшләрем"не җырлауны сорап һәрдаим мөрәҗәгать итеп торуын да әйтте.
"Бу ситуациядә бердәнбер сәбәп - ул акча эшләү. Кешегә хәзер шул гына кирәк. Мораль, этика дигән төшенчәләр читтә калды. Кызганыч, монда татар җырын үстерү, тарату турында сүз дә бармый", - дип саный җырчы.
Исегезгә төшерәбез, Җырчы Дилә Нигъмәтуллина икенче ире белән никахын рәсмиләштерде.
Фото: @dilyanig

Бүлешергә
Комментарии 0