Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинованың улы "Доставка"га эшкә кергән

Илсөя Бәдретдинованың улы "Доставка"га эшкә кергән

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 14:51

2511

0

Илсөя Бәдретдинованың улы "Доставка"га эшкә кергән
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман "Яндекс.Доставка"га эшкә кергән. Бу хакта "Ирек Мәйданы" газетасы хәбәр итә.

"Нариман машина йөртү таныклыгына укыды. Институтта продюсер белгечлеген үзләштерә. “Жим лежа” буенча чемпион булды. Иң кызык яңалыгыбыз — улым “Яндекс.Доставка”га эшкә керде, акча эшли. Заказ буенча ашарга илтә. Бик горурланам. Мин акча бирмәгәнгә түгел, үзе шулай эшләргә теләде", - дигән җырчы.

Исегезгә төшерәбез, кичә Илсөя бәдретдиновага Татарстан Республикасының атказанган артисты исеме бирелде дип хәбәр иттек.

Фото: @ilsiiabadretdinova

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров