Онлайн трансляция

Свернуть

Җырчы Чәчкә: Бу фото өчен мине сүкмәгез, яме?

Җырчы Чәчкә: Бу фото өчен мине сүкмәгез, яме?

https://tnv.ru

14 Декабрь 2021, 17:32

1973

0

Җырчы Чәчкә: Бу фото өчен мине сүкмәгез, яме?
Татар эстрадасы җырчысы Чәчкә бу көннәрдә Египетта ял итә. Җырчы инстаграмында ялдан фото белән уртаклашты. Фото астына ул: "Бу фото өчен мине сүкмәгез", дип яза.

Фотода ул пальмалар арасында купальникта гына басып тора. Безнең халык мондый фотоларны сүгәргә, тәнкыйтьләргә тотына. Тәнкыйтьләүчеләр булса да, Чәчкәгә "күз тимәсен", дип караучылар күп.

"Сүкмибез, бик матур. Күберәк куйсаң да була", - дип язалар. Шулай ук, "Вәт ичмасам фигура, искиткеч! Син роза чәчкәсе кебек, иң матур чагың", - дип тә язалар.

Исегезгә төшерәбез, Олимпия чемпионы Алинә Заһитова үз ТикТок аккаунтында купальниктан гына фото урнаштырган иде. Җәмәгатьчелек татар кызлары андый булырга тиеш түгел дип, Алинәне тәнкыйтьләгән иде.

Фото: @chachka_official

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров