Онлайн трансляция

Свернуть

Продюсер Рифат Фәттахов: "Җыр халыкныкы түгел"

Продюсер Рифат Фәттахов: "Җыр халыкныкы түгел"

https://tnv.ru

16 Декабрь 2021, 10:00

2082

0

Продюсер Рифат Фәттахов: "Җыр халыкныкы түгел"
Кичә ТНВ каналында "Таяну ноктасы"ның авторлык хокукларына багышланган чыгарылышы булды. Анда күп кенә саллы фикерләр яңгырады. Шуларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.

Асылда - "Миләшләрем" җыры буенча килеп чыккан суд эше.

Продюсер Рифат Фәттахов һәр җырның авторлары булырга тиеш дип саный.

"Элекке заманнарны онытыгыз. Ул заманнар бетте. Башка ул кагыйдәләр буенча яшәмибез. Безгә комментарийлар да күп килә. Аларда "җыр ул халыкныкы, тегесе дә, монысы да җырласын", дип язалар. Юк! Җыр халыкныкы түгел, ул - милек. Аның хуҗасы бар - ике автор. Без бөтен проблемаларны да хокукый мәйданда хәл итәргә тиеш. Монда велосипед уйлап табарга кирәкми. Россиянең гражданлык кодексы бар. Аның дүртенче бүлеге тулаем шуның турында", - ди продюсер.

Аңа каршы фикерне шагыйрь Рифат Сәлах җиткерде. Ул җырны халыкныкы дип саный, чөнки кечкенә бәйрәмнәрдә, корпоративларда халыктан авторлык хокукларын сорап, ул җырны җырлаганны да исбатлап йөреп булмый.

Тапшыру "Җырга кем хуҗа?", дип аталды. Бу мәсьәләдә нәрсә "таяну ноктасы" булып торганын безнең ТНВ YouTube каналында белә аласыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров