Онлайн трансляция

Свернуть

Данир Сабиров ничек итеп Салават Фәтхетдинов студенты булуын сөйләде

Данир Сабиров ничек итеп Салават Фәтхетдинов студенты булуын сөйләде

https://tnv.ru

17 Декабрь 2021, 11:09

2263

0

"Ике җөмлә әйткән өчен укырга алдылар", - дип яза Татарстан Республикасының атказанган артисты Данир Сабиров.

Данир Сабиров ничек итеп Салават Фәтхетдинов студенты булуын сөйләде
Данир Сабировның Татарстанның халык артисты Салават Фатхетдиновның укучысы булын барыбыз да беләбез, ә менә аларның ничек танышканын барысы да белеп бетерми булса кирәк. Җырчы Инстаграмда остазы белән танышу мизгелен искә төшерде.

Иң элек Салават Фәтхетдинов белән Данирның әтисе сөйләшкән. "Минем малай сиңа укырга керергә тели", - дигән. Салават исә институтка килергә кушкан.

Институтта укырга тагын ике егет дәгъва кылган. Биредә махсус комиссия дә оешкан. Салават Фатхетдинов аларның һәммәсеннән дә каян килүләре һәм нәрсә эшли белүләре турында сорашкан. Данир исә аңа юмор белән җавап биргән. "Бу малайда акыл юк, әмма юмор бар. Кәефне күтәрде. Ярар, алабыз", - дигән Салават Фәтхетдинов комиссия алдында.

- Кайдан кердең?
- Бәй, абый, күрмәдегез мени? Ишектән!
- Нәрсә эшли беләсең?
- Нәрсә кирәк - шуны эшлим.

"Ике җөмлә әйткән өчен укырга алдылар", - дип яза Татарстан Республикасының атказанган артисты Данир Сабиров.

Алдан, Данир Сабиров Гүзәл Уразованы елатуы турында язган идек.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров