Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова: "Минем күңелем чиста"

Ильмира Нәгыймова: "Минем күңелем чиста"

https://tnv.ru

11 Январь 2022, 14:23

3375

0

Ильмира Нәгыймова: "Минем күңелем чиста"
Җырчы Ильмира Нәгыймова үзенең Инстаграм аккаунтында концерттан соң бирелгән зур чәчкәләр бәйләме фотосын урнаштырган иде. Комментарийларда бу чәчәк бәйләмен "фотошоп" дип атаучылар табылды. Ильмира "Мәйдан" каналы аша ачыклык кертте.

"Концерт ахырында 101 роза бүләк иттеләр. Мин чәчәкләрнең кемнән икәнен белмим. Розаларга сөендем, чөнки һәрбер хатын-кыз чәчәк ярата. Инстаграмда "Фотошоп", "Аны хөрмәт итмиләр", "Кем аңа чәчәк бирә алсын?", "Аерылган гына иде, менә инде чәчәкләр бирә башладылар", дип яза башладылар. Нәрсә генә язсагыз да, минем күңелем чиста. Мин Аллаһ тәгаләгә ышанам, якыннарымны яратам. Сөйләгәннәр сөйләсеннәр, бәхет кенә телим", диде Ильмира Нәгыймова.

Ильмира чәчәкләрнең фотошоп түгел икәнен дә ассызыклады.

Фото: @ilmira.nagimova


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров