https://tnv.ru
11 Январь 2022, 16:25
3188
0
Татар эстрадасының популяр артисты, күп балалы ана Алсу Фазлыева үзенең Инстаграм аккаунтында йөкле чаклары турында сөйләде.
"12 ел элек мин Аязыбыз белән авырлы идем. Студент елларым, бишенче курста укыйм. Токсикоз булмады, рәхәтләнеп бар әйберне дә ашадым: җиләк-җимешен дә, яшелчәсен дә, итен дә, балыгын да. Аеруча кишергә исем китте. Шуны кетердәтеп ашыйсым килә иде. Авылда үскән кишерне ашап беткәч, бишәр-унышар кило итеп кибеттән алып кайта идек", - дип яза Алсу Фазлыева.
"Ильяс белән йөклелек чорым эшләп узды. 6 айга кадәр бәйрәмнәр алып бардым. Алты сәгать буе аяк өсте басып тору рәхәт түгел иде. Ильяс белән дә токсикоз булмады, бар әйберне дә рәхәтләнеп ашадым. "Бала тугач, аллергиясе булыр, теләсә-нәрсә ашап булмас", - дип, үземне бөтенләй дә чикләми идем. Ильяс җәй туды, туыр алдыннан бик күп җиләк-җимеш ашап калган идем. Икенче улым белән балалар табу йортыннан чыккач та, карбыз ашап карадым. Һәм минем температурам 40 градуска кадәр күтәрелде! Әни мине орышты, янәсе, арбуз ярамаган. Ә температура сәбәбе башка булды - бала тапканнан соң воспаление киткән булган. Бик каты авырдым, ике атна 40 температурасы белән яттым. Бернәрсә дә ашый алмый, шыр сөяккә калдым. Бик күп антибиотиклар кадатып, чак яшәп калдым мин анда" - , диде җырчы.
Фото: @alsufazlyeva

Бүлешергә
Комментарии 0