Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова: Балачакта матур күлмәкләргә, бу моны каян алган, аннары кемгә бирә икән дип карый идем

Илсөя Бәдретдинова: Балачакта матур күлмәкләргә, бу моны каян алган, аннары кемгә бирә икән дип карый идем

https://tnv.ru

24 Январь 2022, 11:50

2527

0

Илсөя Бәдретдинова: Балачакта матур күлмәкләргә, бу моны каян алган, аннары кемгә бирә икән дип карый идем
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова үзенең Инстаграм аккаунтында балачагында ничек итеп әти-әниләре белән концертка йөрүен һәм ничек итеп артистларның матур күлмәкләренә карап торуын сөйләде.

"Бәләкәй чакта, авылга концерт килгәндә, мине дә концерт карарга алып баралар иде. Мин гел йөгереп йөри идем шунда.. Мешать итеп. Бик матур күлмәк киеп чыксалар гына туктап карап тора идем. "Бу моны каян алган икән. Аннары кемгә бирә икән?", - дип яза Илсөя.

Балачакта Илсөя матур күлмәкләргә карап торган булса, хәзер инде менә балалар ана сокланып карап тора. Илсөя Арчадан бер кызык видео кертә. Бер бала сәхнәгә чәчәк бирергә менә һәм аннан китми. Илсөя кызга концертны сәхнәдән утырып карап бетерергә тәкъдим итә.

Фото:@ilsiiabadretdinova

Комментарии 0

Аватар