https://tnv.ru
22 Февраль 2022, 11:23
2794
0

Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов хәзерге вакытта Баскортстанда 33 сезон гастрольләре белән халыкны куандыра. Тәтешледә булганда үзенең күп еллар иҗатташ дусты, якташы Хәния Фәрхигә багышланган музейда кунак булган.
"Бүген ул, кояшымның музеенда, хөрмәтле кунакларның берсе булды. Туган як, якташ, бик күп еллар бер сәхнәдә җырлау һәм яшьлек хәтирәләре белән бүлеште", - дип яза Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибатуллина.
Исегезгә төшерәбез, узган ел Башкортстанның Тәтешле районында Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхигә багышланган музей ачылды.
Фото: @firuza_ibatullina

Бүлешергә
Комментарии 0