Онлайн трансляция

Свернуть

Ильмира Нәгыймова: "Мин Руслан Кираметдиновны ир иттем"

Ильмира Нәгыймова: "Мин Руслан Кираметдиновны ир иттем"

https://tnv.ru

07 Апрель 2022, 15:00

10894

0

Ильмира Нәгыймова: "Мин Руслан Кираметдиновны ир иттем"
Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова "Мәйдан" музыкаль телеканалында чыга торган "Ачыктан-ачык" тапшыруында элеккеге ире Руслан Кираметдинов белән булган мөнәсәбәтләре турында сөйләгән.

"Руслан Кираметдиновка мин рәхмәт әйтәсем килә. Мәхәббәт, хөрмәт булса ничек тә җайлашып була. Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын. Руслан Кираметдиновны мин ир иттем. Ул чирле түгел. Бер кеше дә авызына килеп салмый (эчемлек турында). Кеше үзгәрмәде. Минем кемнәндер дә булса ярдәм сорыйсы килә башлады. Шуңа күрә мин барысын да чыгардым һәм нокта куйдым. Күп әйбергә күземне йомдым. Аны халык кына белми һәм белмәячәк. Мин чыгарганы, ул бик азы гына. Бу авырлык өчен дә бик рәхмәтлемен, чөнки күп әйбергә карашым үзгәрде", - дип сөйли Ильмира.

Чыгарылыш бүген, 7 апрель 20:00 сәгатьтә "Мәйдан" телеканалында чыгачак. Шулай ук тиздән "ТНВ-Татарстан" һәм "ТНВ-Планета" каналында карый алачаксыз.



Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар