https://tnv.ru
13 Апрель 2022, 11:01
2571
0

Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова тормыш иптәше Илдар Хакимов белән ничек танышканнарын һәм ул көнне булган вакыйгаларны сөйләде.
«Без Илдар белән беренче тапкыр Чаллы шәһәрендә күрештек. Икенче көндә автобуска утырып гастрольләргә чыгып киттек. Автобуска кергәч иң беренче Ильдар утыра иде, аның артында Минигали Дәүләтбаев, аннары Лилия. Мин кергәч тә Минигали, «Гузель, давай сюда садись», дип мине үзе янына чакыра башлады. Мин Ильдар янына утырасым килә иде. Әмма Илдар миңа әйдә минем янга утыр дип дәшмәде. Бик әйдәләгәч мин Минигали янына утырырга булдым инде. Барабыз шулай әкрен генә. Карыйм Илдар каршыдагы пыяладан гел миңа карап бара. Мин дә үзем Минигали белән сөйләшәм, үзем Илдарга карыйм. Шул вакытта минем башка өске киштәдән сумка килеп төште», — дип яза Гүзәл Уразова.
«Мин шунда сикереп тордым да…Минигалигә ачу белдерә башладым. Минигали сүзсез калды, аннары, бәрәкәт, бу бит минем сумка түгел ди. Илдар торды да, «гафу итегез, бу минем сумка бит», дип әйтте.
«Мин башымны тотып торган арада, Ильдар, әйдәгез, минем сумкада баш даруы да бар, хәзер мин сезне дәвалыйм, дип үзе янына күчереп утыртты», — ди җырчы.
Фото: t.me/guzelurazova

Бүлешергә
Комментарии 0